news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород боксчысы Дамил Шәрәфетдинов Пермьдә татар яшьләре белән очрашты

Пермьдә бокс буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, Түбән Новгород татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы активисты Дамил Шәрәфетдинов Пермь татар яшьләренең «Чәк-чәк» хәрәкәте активы белән очрашты. Бу хакта Түбән Новгород татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр ителә.

«Дамил Пермьгә Халыкара бокс турнирында катнашу өчен килә. Шәһәрнең татар яшьләре Түбән Новгород батыры белән бик шатланып очраша һәм таныша. Түбән Новгородта автономия офисына Пермь яшьләр хәрәкәте активисты Адель дә килә. Монда ул автономиянең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов белән күрешә, ул кунакны автономия эшчәнлеге белән таныштыра һәм яшьләр юнәлешендәге проектлар турында сөйли», диелә хәбәрдә.

Россиянең күп кенә төбәкләреннән йөзләгән татар 19 октябрьдә Пермьгә килеп, Түбән Новгород боксчысына теләктәшлек күрсәтте, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100