Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Мактама сайлау участогында 12 мең коймак пешергәннәр
Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә урнашкан 877 нче сайлау участогында бөтен кешене тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән каршы алалар.
Сайлаучылар «Коймак тавы» конкурсында 12 меңнән артык коймак пешереп катнашкан команда нәтиҗәсен күрә алган.
Гаилә елы һәм «Бергә бәхетле» декадасы кысаларында мәктәп укучылары, педагогик коллектив һәм ата-аналар халык бәйрәме оештырган. Балалар һәм олылар күңелле уеннар һәм эстафетада катнашкан, аркан тартышкан, табышмакларга җаваплар тапкан, такмакларга биегән. Бәйрәм азагында бәйрәм табынында коймаклар белән сыйланганнар.
«Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, май чабу бәйрәме бөтен район буенча уза. Иртәгә, 17 мартта, шәһәр паркында чучело яндырып, киңкүләм Май чабу бәйрәме узачак.
Сайлау участокларында камыр ризыклары белән буфет эше оештырылган, тавыш биргән гражданнар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралган.
- 15 марттан Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Шул исәптән хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
- 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
- Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз