Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйнең Түбән Лоҗы авылында «Кәбестә бәйрәме» булды
Зәйнең Түбән Лоҗы мәдәният йортында апалар-әбиләр катнашында «Кәбестә бәйрәме» узды. Ул көзге муллык чорында уза торган «Уңыш бәйрәме»нең бер төре. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Күптән түгел генә «Кабак бәйрәме» оештырган идек. Бу юлы авылдашларны җыеп, кәбестәне зурладык, хөрмәтләдек. Авылыбызда уңган хуҗабикәләр бик күп. Клубта уза торган чараларда актив катнаша алар. Бу көнне дә алар өйдә әзерләгән кәбестә ризыкларын да алып килеп, мул табын корды», — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.
Шулай ук Рузалия Абдульманова, Галия Низаметдинова, Сәлимә Хәйретдинова кәбестә тозлау буенча үз рецептлары белән уртаклашты. Кәбестәне вак һәм тигез итеп турау буенча мастер-класс та үткәрелде.
Вәсилә апа Кәлимуллинаның кәбестә бөккәне авызга капкач эреп кенә китә торган. Ә Ильяс Абульманов үстергән кәбестәләрдән матур итеп күргәзмә ясап куйдык. Әлеге хатын-кызлар махсус операциядәге хәрбиләргә бер көн калмый маскировкалау челтәре үрергә дә йөри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз