news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кәминкәдә Ельцинга түбәтәй кидерткән Зөфәр Салиевның исемен мәңгеләштерделәр

Түбән Кәминкәдә Ельцинга түбәтәй кидерткән Зөфәр Салиевның исемен мәңгеләштерделәр
Фото: Кадрия Гомәрова, http://nashcheremshan.ru

Чирмешән районы Түбән Кәминкәдә Зөфәр Салиев хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Аны 1970 елда үзе төзеткән мәктәп диварына урнаштырганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.

Бу көнне мәктәп бинасы кунаклар белән тулды. Истәлек тактасын ачу тантанасына район җитәкчелеге, Зөфәр Кәшәфетдин улының балалары, оныклары, дуслары, аның кул астында эшләгән укытучылар, ул укыткан укучылар җыелды. Чара барышында байтак хатирәләр яңарды.

«Бүген без Зөфәр абый Салиевның исемен мәңгеләштерергә җыелдык. Моны оештырган мәктәп коллективына зур рәхмәт. Республикабызда да танылган бу шәхесне онытырга ярамый», - диде үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының Иске Кармәт авылы егете Зөфәр Салиев, гаиләсе белән, 1969 елда Түбән Кәминкә мәктәбенә директор итеп җибәрелә. Хатыны Оркыя апа (инде мәрхүмә) укучыларга тарих фәненнән белем биргән. Зөфәр абый биредә ун ел җитәкчелек итә һәм үзеннән соң бик күп матур хатирәләр калдыра. Аның яхшылыкларын авыл халкы әле дә сокланып искә ала.

Быел Зөфәр Салиевка 100 яшь туган булыр иде, кызганыч, 96 яшендә якты дөньядан китте ветеран. Аны районда гына түгел, республикада да, Ельцинга түбәтәй кидерткән милләтпәрвәр буларак, яхшы беләләр.

«Безнең әтине хөрмәт итеп килгән, истәлек тактасы ачкан өчен якташларыбызга зур рәхмәт, бу безнең өчен сюрприз булды. Әти гел яхшылык, изгелек эшләргә тырышты, безне дә шуңа өйрәтте. Эштәге хәлләрне гел сорашып тора иде, һөнәрем кешеләр белән бәйле булгач, «чирмешәнлеләр белән очрашмадыңмы, кулыңнан килгән кадәр ярдәм ит,» дигәне бүген дә истә. Әти иҗат кешеләре - шагыйрьләр, язучылар белән бик дус иде», – диде улы Рамил.

Рамил Зөфәр улы, әтисе теләге буенча, кайбер китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк итте. Зөфәр абыйның уллары Рафаэль, Равил, кызы Роза да авылда яшәгән елларындагы матур хатирәләрне яңарттылар, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Сүз уңаеннан, Зөфәр Салиев Борис Ельцинга үзенең түбәтәйен 1990 елның 8 августында бүләк итә, ул вакытта Россиянең беренче Президенты Казан университетында җәмәгатьчелек белән очраша һәм суверенитет вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100