Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың яшь спортчысы дзюдо буенча халыкара турнирда җиңүче булды
Түбән Каманың яшь спортчысы Шамил Хисаметдинов дзюдо буенча халыкара турнирда җиңүче булды. Казанда «ZА НАШИХ» дип аталган ярышлар узды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Бәйгедә 9 яшьтән 12 яшькә кадәрге спортчылар катнашты. Турнирга Россиянең һәм Казахстанның барлык төбәкләреннән диярлек дзюдочылар килде. Катнашучыларның гомуми саны — якынча 700 кеше, бу турнир өчен рекордлы сан булды.
Көрәш 7 келәмдә узды. Шамил 46 кг авырлык үлчәмендә чыгыш ясады. Ярышлар барышында ул барлык көндәшләрен җиңде, һәм бу аңа беренче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз