news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың янгынга каршы хезмәте диспетчеры 42,2 чакрым араны йөгереп узды

Түбән Каманың янгынга каршы хезмәте диспетчеры 42,2 чакрым араны йөгереп узды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Каманың янгынга каршы хезмәтенең 93 отряды диспетчеры Алинә Ганиева 42,2 километрлы марафонда катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мин бу бурычны 5 ел элек уйлаган идем һәм шул вакыт эчендә аны үтәргә әзерләндем. Гомумән, мин балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм. Түбән Кама Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол белән шөгыльләндем һәм хәтта яшьләр арасында Татарстанның иң яхшы уенчысы дип танылдым. Мин һәрвакыт озын дистанцияләргә йөгерергә ярата идем», – диде ул.

«35 километрдан соң, үз тормышыңны башкача бәялисең һәм уйлый башлыйсың икән. Мин, мәсәлән, якыннарыңны, туганнарыңны күбрәк кадерләргә кирәклеген аңладым. Минем 5 сәгать 24 минутлык йөгерүем авырту һәм күз яшьләре аша тәмамланды, аякларымны сизмәдем дә. Мин шуны аңладым: тормышымда иң мөһиме - минем гаиләм! Финиш сызыгын без абыем белән бергә уздык. Яраткан ирем мине чәчәкләр белән каршы алды», – дип сөйләде Алинә Ганиева.

Ул бу марафонны һәм аның истәлекле медален әниесенә багышлаган. Быел әнисе  65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә икән. Алинәнең кызлары да җиңел атлетика белән шөгыльләнә һәм быел «TIMERKIDS» йөгерешендә медаль алганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100