news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Халык иҗаты йортында «Алтын мирас» II Халыкара фестиваль-конкурсы булды

Түбән Кама Халык иҗаты йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мөсифуллин җитәкчелегендә төрки телле халыкларның «Алтын мирас» дип аталган II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

13-15 июньдә Халык иҗаты йортында сайлап алу этаплары, осталык дәресләре һәм шәһәр Сабан туенда төп сәхнәдә фестивальнең гала-концерты узды. Конкурста Мурманск, Коми Республикасы, Киров һәм Оренбург өлкәләре коллективлары катнашты. Безнең «Сүрәкә» ансамбленең җиңүчеләр рәтендә булуы сөенечле вакыйга.

Кече Җирекле авылында уңышлы гына эшләп килгән «Җирекле моңнары» ансамбле дә фестиваль-конкурсының фольклор номинациясендә лауреат исемен яулады.

Алар фестивальдә «Бирнә элү йоласы»н күрсәтте. Ансамбль җитәкчесе Гөлшат Хөсәенова бу йоланы 90 яшьлек Мәтрүнә түти Курбаева һәм 75 яшьлек Александра Поликарповадан өйрәнгән. Әбиләр элек кызлы гаиләләрнең кияүгә чыкканчы, ничек итеп бирнә әзерләнгәне, килен булып төшкәч, кияү йортында аларны элү тәртибе белән таныштырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot