news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың Үзәк мәчет территориясендә Корбан бәйрәмендә корбан чалу оештырылмый

Түбән Кама мөселманнары Корбан бәйрәменә әзерләнә. Быел ул 16 июньгә туры килде. Корбам бәйрәменә төп әзерлек Үзәк мәчет территориясендә дә бара. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Бәйрәм намазы түбәндәгечә оештырылачак: мәчет 6:00 сәгатьтә ачыла, эчкә сыймаган халык мәчет территориясендә урнаша», — дип сөйләде Түбән Кама үзәк мәчетенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Кәрим Хәсәнов.

Быел мәчет территориясендә корбан чалу оештырылмый. Моның өчен Кама Аланында махсус урын җиһазландырылган. Мәчет территориясендә традиция буенча хәләл-продукция сату оештырылачак.

Иртәнге сәгать 9.00дан «Гаилә» паркында балалар өчен уен-конкурслар узачак, шул исәптән театральләштерелгән тамашалар да була.

Корбан бәйрәме 16 июньдә иртәнге сәгать 7дә Үзәк мәчет территориясендә башлана. Гомумән алганда, корбан чалуны өч көн дәвамында башкарырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100