Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың үзәк китапханәсендә хәрбиләр истәлегенә багышланган мемориаль күргәзмә эшли
Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә махсус хәрби операция батырлары истәлегенә багышланган мемориаль күргәзмә эшли. Китапханә хезмәткәрләре түбәнкамалыларны һәм кунакларны күргәзмәләргә килергә һәм каһарманнарны искә алырга чакыра. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Экспозицияләрнең берсе хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган танылган Түбән Кама журналисты Александр Комаров истәлегенә багышланган. Мемориаль почмакта геройның тормышы һәм һөнәри юлы турында сөйләүче фотосурәтләр, газеталардан мәкаләләр, шәхси әйберләре урын алган. 24 июльдә, аңа 38 яшь тулган булыр иде. Александр Комаров 2015 елдан ул «Нефтехимик» эзтабарлар отрядында ел саен «Хәтер вахтасы»на барган, «Хәтер юллары» программаларының тулы бер видео циклын төшерә.
2023 елның февралендә Саша махсус хәрби операция зонасында, Угледар янындагы бәрелештә һәлак була. Дуслары аны күпкырлы шәхес буларак искә ала.
Икенче күргәзмә Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусын тәмамлаган Шәүкәт Маняпов истәлегенә багышлана. Шәүкәт Маняпов та 2022 елда махсус операция барышында һәлак булган. Ул отделение командиры булып хезмәт иткән, үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
Китапханә хезмәткәрләре түбәнкамалыларны һәм кунакларны күргәзмәләргә килергә һәм каһарманнарны искә алырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз