news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм!» бәйгесе булды

Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм!» бәйгесе булды
Фото: Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсеннән

Яшьләрне үз ана телендә фикерләргә, уйланырга өйрәтү, халкыбыз мирасы белән кызыксыну һәм әдәбиятыбызга карата мәхәббәт уяту максатыннан Түбән Каманың китапханәсендә дүртенче мәртәбә «Мин татарча укыйм!» дип исемләнгән муниципаль бәйге узды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Әлеге бәйге дә катнашырга теләүчеләр өчен шартлар бик гади куелган иде. Аларга үзләренә таныш булмаган текстны матур, сәнгатьле итеп, хәтта образга кереп, эмоция белән, әзерләнмичә укырга кирәк иде. Быел күренекле әдип, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинның әсәрләрен кулланылган.

Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тарафыннан шушы бәйге өчен махсус ясатылган бокалларга ия булды. Җиңүчеләр рәтендә булмаганнар да буш кул белән китмәде — һәрбер катнашучы сертификат алды.

«Чарага килүчеләр Факил Сафин иҗаты белән якыннан танышып, аның иҗатын зур кызыксыну белән күзәтеп кенә калмады, аның китапларын укырга өйгә дә алдылар. Туган телебездә китаплар укып, сөйләм телебезне тагын да баетып, камилләштерсәк, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, рухи байлыкларыбызны өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыра алсак, киләчәгебез матур һәм ышанычлы булыр», – дип белдерә Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100