news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Сухрау авылында яшәүчеләр хәрбиләргә җылы киемнәр җибәрде

Түбән Кама районының Сухрау авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җибәрде. Әйтүләренчә, хәрбиләр арасында авылдашлары да бар. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

Авыл халкы посылкаларга маскировкалау челтәрләре, җылы өске кием, эчке кием, аяк киемнәре, перчаткалар, башлыклар, йон оекбашлар, медикаментлар, ризык, шул исәптән өй токмачы һәм чәкчәк тә салган.

Ярдәм җыю җирле халык инициативасы белән «Мы — частица нашей Победы!» акциясе кысаларында оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot