news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың шина җитештерә торган предприятиесе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

Түбән Каманың шина җитештерә торган предприятиесе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама шина комплексы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан Халык иҗаты йортында бәйрәм концерты булды. Мәйданда һәм фойеда төрле шиналар һәм материаллар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Без Түбән Каманың тарихи, химия һәм кешеләр шәһәре булуы белән горурланабыз. «Түбән Кама шина заводы» 50 ел элек кечкенә завод иде һәм хәзерге вакытта ул - Россиядә барлык шиналарының 30 процентын җитештерә торган гигант. Бүген мин традицияләрне дәвам итүче һәм шәһәр файдасына эшләүче барлык ветераннарыбызга һәм хезмәткәрләребезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

KAMA TIRES Түбән Кама шина комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен истәлекле значоклар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

1973 елда «Түбән Кама шина заводында» «Жигули» автомобиле өчен беренче камера чыгарыла. Бүген исә KAMA TYRES җитештергән шиналар төрле континентлардагы юлларда йөри, ә предприятие хезмәткәрләре үз тәҗрибәсен башка илләрдәге хезмәттәшләре белән уртаклаша.

Фото: https://tat.e-nkama.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100