news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Олы Аты авылы кешеләре махсус операция зонасындагыларга окоп шәме ясый

Түбән Каманың Олы Аты авылы кешеләре махсус операция зонасындагыларга окоп шәме ясый
Фото: http://nkamsk-rt.ru/news/

Түбән Кама районы Олы Аты авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бу хакта «Туган як» сайты шәһәр хакимиятенең рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Авылда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем оештырылган. Авыл халкы даими рәвештә клубка җыела, камыр ризыклары әзерли, йон оекбашлар бәйли, блиндаж шәмнәре әзерли. Күпләре өйдән дә ярдәм күрсәтә.

«Без гади кешеләр, безнең махсус операция зонасында туганнарыбыз да юк, ләкин безнең егетләребез окопларда яши, безнең тынычлыгыбызны саклый. Аларның көнкүреш шартларын бераз җиңеләйтергә һәм Җиңүне якынайтырга телибез!» — ди авыл кешеләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot