news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың «Өченче буын университеты»нда медицина факультеты ачылды

Түбән Камада «Өченче буын университеты»ның медицина факультеты ачылды. Уку курсы җиденче ел эшли, шул вакыт эчендә ул шактый танылу алды, дәресләргә хәтта авыл җирлекләреннән килүчеләр дә бар. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Сәламәтлек торышы уку процессына турыдан-туры йогынты ясый, бигрәк тә студентлар — өлкән яшьтәге кешеләр булса. Шуңа күрә беренче дәрес башланыр алдыннан теләүчеләр кан басымын үлчи алды. Ә инде консультатив-диагностика поликлиникасының конференц-залында «Медицина белемнәре нигезләре» факультетында җиденче уку елы башланды.

Факультет программасы 72 сәгатьтән тора. Студентлар йөрәк җитешсезлеге һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау турында лекция тыңлаган. Быел курска 43 кеше язылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot