news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары 7:0 исәбенә җиңде һәм плей-офф этабына үтте

«Нефтехимик» хоккей командасы плей-офф этабында дүрт җиңүгә кадәр Казанның «Ак Барс»ы белән көч сынашачак.

Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасын җиңде һәм чемпионатның плей-офф этабына үтте.

Уен Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда узды һәм 7:0 исәбенә тәмамланды.

Беренче периодта 0:0 исәбе сакланды.

Икенче периодның беренче минутында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Ансель Галимов исәпне ачты (1:0). Дүртенче минутта Павел Порядин Түбән Кама командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:0). Уникенче минутта Рафаэль Бикмуллин исәпне 3:0 итте.

Өченче период. Тугызынчы минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, Владислав Леонтьев гол кертте (4:0). Уникенче минутта Егор Попов «Куньлунь Ред Стар» капкасына бишенче алканы кертте (5:0). Бер минут үтүгә, исәп 6:0 булды, алканы «Нефтехимик» һөҗүмчесе Вячеслав Лещенко кертте. Уенның соңгы минутында Андрей Белозёров тагын бер гол кертте, матч 7:0 исәбенә тәмамланды.

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Тихомиров (Судницин);
  • Порядин – Митякин – Камара, Хохлов – Воробьев;
  • Назаров – Галимов – Лещенко, Гончаров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Кизимов, Кашников – Леонтьев;
  • Бикмуллин – Попов – Купцов, Петрищев.

«Куньлунь Ред Стар»

  • Сунь (Джурасик);
  • Юрчо – Фу – Броссо, Челиос – Спроул;
  • Ип – Рич – Родуолд, Лесли – Фрэм;
  • Вон – Кэмпбелл – Чжан, Янь – Вуд;
  • Кейн – Точилкин – Го, Костенко – Чэнь.

«Нефтехимик» өчен Континенталь хоккей лигасының даими уеннар тәмамланды, алдагы уеннарда команда плей-офф этабында «Ак Барс»ка каршы көч сынашачак. Плей-офф уеннар сериясе дүрт җиңүгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100