news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың мактаулы гражданины исеме Рафис Мостафинга бирелде

Эшмәкәр һәм шәһәр Советы депутаты Рафис Мостафинга Түбән Каманың мактаулы гражданины исеме бирелде. Бу хакта шәһәр Советында Түбән Каманың вице-мэры Марина Камелина хәбәр итте.

«Рафис Мостафин – дүрт чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, икътисади үсешнең бюджет сәясәте буенча даими комиссия рәисе. Рафис Минвәлиевич җитәкчелегендәге даими комиссия шәһәр бюджетын формалаштыру һәм раслау буенча зур эш алып бара. Даими рәвештә сайлаучылар белән очрашып, социаль мәсьәләләрне хәл итә, матди ярдәм күрсәтә», – диде Марина Камелина.

Мостафин хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Түбән Кама шиналар заводында вулканизация цехында башлый. 1987 елдан бирле ул актив рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара, шәһәрдә беренче «Нур» коммерция кибете, 1999 елда беренче «РаМус» сәүдә үзәге, аннары «Пассаж», «Сити-центр», «Якорь», «Олимп», рестораннар, тегү фабрикасы төзи. Бүгенге көндә ул шулай ук Түбән Каманың милли көрәш буенча «Көрәш» федерациясе рәисе булып тора.

Мактаулы гражданин таныклыкларын рәсми тапшыру тантанасы 22 сентябрьдә шәһәрнең туган көнендә булачак. Шәһәр Советының алдагы утырышында мактаулы исем шулай ук Түбән Кама районының элеккеге башлыгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга һәм КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре Роберт Шамгуновка бирелде, дип искәртте Марина Камелина. Алар шулай ук бу көнне бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100