news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың Мәктәп бульварында укытучыларга Мактау тактасы ачарга җыеналар

Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советының узган утырышында Рамил Муллин Мәктәп бульварында, күренекле укытучыларга багышлап, Мактау тактасын ачу планлаштырылуы турында сөйләде. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама мэры сүзләренчә, Укытучылар һәм остазлар елында укытучы һөнәренең әһәмиятен арттырырга кирәк.

«Укытучыларыбызны хөрмәт итү һәм истә тоту бик мөһим. Минемчә, нәкъ менә педагоглар, укытучылар һәм остазлар безнең киләчәгебезнең нигезен тәшкил итә», — диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100