news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың «Ләйсән» ансамбле Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллегендә булды

28 июльдә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Түбән Кама шәһәренең «Ләйсән» татар эстрада ансамбле солистлары белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ансамбль 2019 елның октябрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге «Мирас» район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе базасында оештырылган. Ансамбльнең җитәкчесе -Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант, автор-башкаручы Илгис Сафиуллин.

Ул Екатеринбург шәһәрендә күп еллар татар коллективларына җитәкчелек итә. Тугыз ел элек Сафиуллиннар гаиләсе Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Аның хатыны, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Элиза Сафиуллина - ансамбльнең алыштыргысыз солисты.

Кунаклар ТР вәкиллеге урнашкан мәдәни мирас объекты – сәүдәгәр Агафуровлар йорты белән танышты. Хәйдәр Гыйльфанов ансамбльдә катнашучыларны Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге эшчәнлеге белән таныштырды.

«Ләйсән» эстрада ансамбле Красноуфимск муниципаль округының Сызги, Урта Богалыш авыллары, Сысерть шәһәр округының Октябрьский бистәсендә концертлар оештырды һәм Екатеринбург шәһәренең М.В.Лавров исемендәге концерт залында гастрольләрен төгәлләде.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкил Хәйдәр Гыйльфанов Урта Уралда татар җыр сәнгатен пропагандалаган өчен ансамбльгә ТР вәкиллегенең Мактау грамотасын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot