news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Колмакчы авылындагы «Каз өмәсе»ндә: Өмәләр үткәрелүгә шатланмаган кая ул

Түбән Каманың Колмакчы авылындагы «Каз өмәсе»ндә: Өмәләр үткәрелүгә шатланмаган кая ул
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова

Түбән Каманың Колмакчы авылында узган «Каз өмәсе» этнофестивале барышында «Кунакчыл йорт», «Инеш моңы», «Күңелле балачак», «Каз тәпие», «Татлы почмак», «Милли маркет», «Осталар аланы» кебек мәйданчыклар эшләде. Фестиваль барышында биредә катнашучылар да, тамашачылар да фикерләре белән бүлештеләр.

«Тумышым белән Сарман районыннан булам. Бик күп еллар Түбән Камада яшибез. «Каз өмәсе», «Аулак өй» бәйрәмнәре гел булып тора. Сеңлем авылда казлар да асрый. Без җыелышып, балалар белән кайтып каз өмәләрен бергәләп үткәрәбез. Гармуннарда «Каз канаты» җырын уйныйбыз. Ул бит инде электән үк калган бик матур җыр. Бүген Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән килдек. Мин инде хәзер лаеклы ялда, ансамбльгә йөрим һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә дә каләм тибрәтәм. Төрле милли чараларыбызны Халыклар дуслыгы йортында оештырып торабыз. Мондый өмәләр үткәрелүгә шатланмаган кая ул», – ди гармунчы, хезмәт ветераны Мөнҗия Хәлимова.

Әңгәмәдәш бәйрәм рухы истәлекләрне яңартуын да әйтеп узды.

«Бу бәйрәм хатирәләргә бирелдерә мине. Элек тә бик күңелле итеп үткәрелә иде. Зурлар каз йолкыганда үзебезнең җырлап концерт куюларыбыз истә калган. Шуннан киләсе елда да казлар күп һәм муллык булсын өчен су буена барганда каурыйларны юл буена ташлап барулар да – шундый күңелгә якын, балачактан ук истә калган күренешләр», – диде ул.

Оныклары Ясминә һәм Амелия белән килгән Нурмөхәммәт Исмәгыйлев та фестивальнең әһәмиятен ассызыклады.

«Бүген оныкларны каз өмәсен күрсәтергә алып килдем. Үзебезнең яшьлек чорында яшьләр, кызлар ничек өмәгә җыелуларын күрсәтеп каласым килә. Безнең авылда елның-елында йорт саен диярлек уздырыла. Ләкин үзебез казларны бетереп тордык әле. Авылда торып эшләмибез, Түбән Камада хезмәт куябыз. Авылда мондый олы бәйрәмнәр оештырылуга куанабыз, бөтен авыл халкы аларны көтеп ала бит», – дип белдерде ул.

  • Оештыручылар билгеләвенчә, «Каз өмәсе» этнофестиваленең максаты булып – якын-тирәдәге районнардан, шәһәрдән халыкны, балаларны, яшьләрне җәлеп итү, осталык сәгатьләрен уздыру өчен сәнгать осталарын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эшмәкәрләрне, Түбән Кама шәһәренең мәдәният учреждениеләреннән артистларны җәлеп итү торган.

  • Чарада 1 меңнән артык халык катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot