Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама яшьләре космонавт белән онлайн аралашты
Түбән Камада «Рубаха» инклюзив арт-кластеры һәм Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай яшьләр радиостанциясе тарафыннан оештырылган «Космонавты на связи с Рубахой» чарасы узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Космос белгече Ринат Фәхразиевич миллиметр төгәллек белән Түбән Кама өстеннән Халыкара космик станциянең 71нче экспедициясенең очу вакытын һәм координаталарын исәпләп чыгарган. Билгеләнгән сәгатьтә ул махсус җиһазлар ярдәмендә станция белән радиоэлемтә урнаштырган, һәм Түбән Каманың «көчле рухлы» яшьләре космонавт Александр Гребенкинга реаль вакыт режимында үз сорауларын бирә алды.
Төрле сораулар яңгырады: космостагы йорт хайваннарыннан алып космик туризмга кадәр, спорт һәм менюдан алып орбитада бәйрәмнәр үткәрү һәм авырлыксызлыкта була торган могҗизаларга кадәр. Александр Гребенкин яшьләрнең барлык сорауларына да җавап бирде һәм Җиргә кайткач кунакка килергә вәгъдә итте.
Әлеге гаҗәеп вакыйга уңаеннан барлык катнашучылар да Роскосмостан Халыкара космик станциянең 71 экипажы белән радиоэлемтә сеансында катнашу турында истәлекле дипломнар алды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз