news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды

Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Каманың Каенлы авылында күренекле дин белгече, халык табибы, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәрит Имамов яза.

Әлбәттә, һәрбер зур эштә башлап йөрүче кирәк. Түбән Кама шәһәрендә җаваплы урыннарда эшләп, хәзерге вакытта туган авылы Каенлыда гомер итүче Рафаил Хәбибуллинның мәшһүр авылдашы Т. Ялчыголга мемориаль такта ачу нияте инде күптән бар иде. Һәм менә ул, теләктәш кешеләр ярдәме белән, үзенең ниятен тормышка ашырды.

Таҗетдин Ялчыголның нәсел җебен дәвам итүчеләрнең берсе Дамир Ахуновка һәм әлеге күркәм чараны оештыручы Рафаил Хәбибуллинга мемориаль тактаны ачу хокукы бирелде. Мәдәният йорты диварына беркетелгән истәлек тактасыннан ак япманы алу бу көннең иң тантаналы мизгеле булгандыр, мөгаен.

Мәгърифәтченең нәсел җебен дәвам итүчеләр әле тагын булган икән — алар мемориаль такта янына җидәү чыгып басты. Үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, шушындый чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100