news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны кулга алу вакыты ике айга озайтылды

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинның кулга алыну вакыты озайтылды. Ул СИЗОда ким дигәндә 3 августка кадәр булачак.

Тикшерү версиясе буенча, Муллин һәм билгеләнмәгән затлар 2024 елның ноябреннән бирле, вәкаләтләрен арттырып, эшмәкәр Әхәтов башкармаячагын белә торып, хәрби хезмәткә яңа алынган кешеләр (новобранец) рекрутингы буенча хезмәтләр башкарылу турында документларны имзалаганнар. Хезмәт шуннан гыйбарәт була: контракт имзаларга алып килгән һәр кеше өчен Әхәтов 100 мең сумга якын акча ала.

Шулай итеп, Муллин билгеләнмәгән затлар белән, тикшерү версиясе буенча, эшне башкару турында актка, Әхәтов 158 рекрут китерде, дигән ялган белешмә кертә. Аннары ул бюджет хисабыннан 65 млн сум алу өчен банкка документлар тапшыра. Әхәтовка шул акчаның 21 миллионын урларга кушалар, өстәмә зыян – 4 млн банк комиссиясе.

Мошенниклыкның икенче эпизоды, тикшерү версиясе буенча, узган елныж августында була, һәм ул 11 млн сум зыян белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot