news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың «Донбасс волонтерлары берлеге» ике ел эчендә 200 тонна ярдәм җибәргән

«Донбасс волонтерлары берлеге»нең Түбән Кама филиалы ике ел эчендә алгы сызыкка окоп шәмнәреннән башлап генератор һәм машиналарга кадәр 200 тоннадан артык йөк җибәргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Донбасс волонтерлары берлеге» – үзәк штабы Мәскәүдә урнашкан төбәкара оешма. Түбән Кама үзәктән филиал ачуга ышаныч язуы (доверенность) алган. Филиалны Игорь Фильчегов җитәкли.

«Бу волонтерлык оешмасы гына түгел, аңа «Барс 23», 7-нче Георгий бригадасы һәм башка бик күп хәрби бүлекчәләр керә. Түбән Кама филиалының төп эше — гуманитар ярдәм илтеп тапшыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү», – дип сөйләде «Татар-информ»га «Донбасс волонтерлары берлеге» урынбасары Олег Есипов.

Донбасс волонтерлары хәрбиләргә эссе һәм бураннарга, атыш һәм җимерелүләргә карамастан ел әйләнәсе ярдәм ташый. «Безнең өчен чит кешеләр юк, анда барысы да безнең егетләр», — дип белдерде волонтер Рәзилә Шәмсетдинова.

Агентлык әңгәмәдәшләре бәяләвенчә, хәрби туганлык барысын да: район халкын, эшмәкәрләрне, җитәкчеләрне, махсус операция катнашучыларын берләштергән. Волонтерларга Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да ярдәм итә.

«Йөкне формалаштыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Бу Түбән Кама районында яшәүчеләр, барлык торак пунктлар, авыллар. Айдар Рәис улына машина биргәне өчен рәхмәт», — дип рәхмәт белдерде хәрбиләр.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100