news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Болгар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә акча бүлеп бирелгән

Түбән Кама районының Болгар авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзү планлаштырыла, бу дәүләт сатып алулары порталындагы тендер документларыннан күренә. Аукционны Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе игълан итте. http://nkamsk-rt.ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Төзелеш эшләренә 8,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук республиканың тагын 19 торак пунктында ФАПлар төзү планлаштырыла. Дәүләт контрактының башлангыч бәясе 185 млн сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot