news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды

Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды
Фото: НТР 24

Түбән Каманың «Бигеш» аэропортында намаз бүлмәсе ачылды. Намаз бүлмәсе пассажирлар өчен уңайлы, тыныч, җылы урында урнашкан. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Түбән Кама төбәге казые һәм имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һ.б. катнашты.

Намаз бүлмәсе пассажирлар өчен уңайлы, тыныч, җылы урында урнашкан. Хатын-кызлар өчен намаз уку урыны пәрдә белән бүленгән. Бүлмәдә кыйбла юнәлеше билгеләнгән, келәмнәр җәелгән, дини әдәбият урын алган.

Бүлмәдән ерак түгел генә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәт алу урыны бар.

Фото: НТР 24

news_right_1
news_right_2
news_bot