Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың «Барс» клубында укучыларны хәрбиләргә ярдәм итәргә өйрәтәләр
Түбән Кама шәһәренең «Добрые сердца» төркеме волонтерлары «Барс» яшьләр-яшүсмерләр клубы белән актив хезмәттәшлек итә. Микрорайондагы балалар белән бергә алар фронтка булышалар: мендәрләр тегәләр, исән калу беләзекләре үрәләр, коры душ ясыйлар. Параллель рәвештә клубта патриотик тәрбия буенча системалы эш алып барыла.
Биредә хәрбиләргә ярдәм даими әзерләнә.
16 нчы мәктәп укучылары укудан буш вакытта «Барс» клубына киләләр, анда һәр җомга саен «Добрые сердца» төркеме волонтерлары махсус хәрби операция өчен кирәкле әйберләр әзерләү өчен материаллар алып киләләр.
«Бу клубка егетләр йөри, алар шундый яхшы күңелле, рәхәтләнеп бу эш белән шөгыльләнәләр. Күргәнегезчә, коры душ ясыйбыз, исән калу беләзекләре, мендәрләр тегәбез, хатлар язачакбыз», – дип сөйли «Добрые сердца» төркеме волонтеры Ләйсән Мирзанурова.
Фронтка ярдәм итү мөмкинлеге турында ул Химиклар урамындагы 72б гуманитар ярдәм пунктына СВО катнашучысы әтисе белән бергә беренче тапкыр килгәч белә. Шуннан бирле ул бер генә мастер-классны да калдырмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз