news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың авыл хезмәтчәннәре югары бүләкләргә лаек булды

Түбән Кама районы Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илнур Зәйнуллин югары бүләкләргә лаек булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районың рәсми сайтында хәбәр  ителә.

«Иң яхшы авыл җирлеге, крестьян-фермерлык хуҗалыгы, кооператив» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Рәмис Гарипов җиңү яулады.

Ә «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы» номинациясендә Илнур Зәйнуллин иң яхшысы булды.

«Лаеклы бүләк белән котлыйбыз, муниципаль районның авыл хуҗалыгын үстерүдә алга таба да уңышлар телибез», - дип язган социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү Зәй районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә кысаларында узды. Киңәшмәдә Түбән Кама делегациясе дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100