news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында #СөлгеФест этнофестивале узды

Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында #СөлгеФест этнофестивале узды
Фото: Алмаз Фәттахов

Россия халыклары бердәмлеге елын һәм Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәрдә беренче тапкыр #СөлгеФест дип исемләнгән масштаблы этнофестиваль узган. Халкыбызның милли бизәкләрен, мәдәни мирасын саклауга багышланган матурлык, традицияләр бәйрәме «Гаилә» ял паркында үткәрелгән.

Этнофестивальне уздыру идеясе татар чигүләренә игътибарны җәлеп итү, аны төбәк бренды буларак популярлаштыру максатыннан туган. Гражданлык җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты грантына лаек булган әлеге уникаль проект – шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга. Проект төбәгебезнең бай мәдәни мирасын, халыкның милләтара татулыгын һәм рухи бердәмлеген күрсәтә.

Ерак Актаныш, Кукмара, Мөслим, Чирмешән, Яңа Чишмә, Тәтеш, Әлмәт, Чаллы, Саба һәм башка төбәкләрдән килгән милләттәшләребезнең, татарларның милли орнаментлары – татар халкына гына хас кием-салым, көнкүреш әйберләреннән торган палаткалары, «Ак калфак» җәмгыяте, китапханәләрнең күргәзмәләре, «Остазлар» бренды беркемне дә битараф калдырмаган.

Кунаклар өчен бай һәм кызыклы программа (концерт программасы, чигелгән картиналар һәм сөлгеләр күргәзмәсе, махсус операциядә катнашучылар өчен кулъяулыклар чигү акциясе, сөлгеләр белән бәйле йолаларны һәм гореф-гадәтләрне театральләштерү, мастер-класслар, милли һәм стильләштерелгән костюмнар дефилесы, осталар ярминкәсе) әзерләнгән.

Ә төп вакыйга китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре көче белән булдырылган 18 метрдан артык озынлыктагы чигелгән тукыма күрсәтү булган. Бәйрәм дәвамында этностильдә бизәлгән фотозоналар да кунакларны сөендергән.

«Илһам» эстрада, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгышлары белән үрелеп барган «СөлгеФест» этнофестивале югары дәрәҗәдә узган. Бәйрәм халкыбызның милли мәдәниятен, традицияләрен һәм гаилә кыйммәтләрен берләштерүче чарага әверелгән.

Әлеге тантаналы бәйрәмнең проект авторы – милләтебез, телебез хакына яңа идеяләр белән янучы, үз эшенең остасы, Түбән Кама шәһәренең китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова һәм аның коллективы.

Фото: Алмаз Фәттахов

news_right_1
news_right_2
news_bot