news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың 35нче лицей укучысы Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашты

Түбән Каманың 35нче лицей укучысы Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашты
Фото: https://vk. com/id709669079

Татар теленнән Бердәм республика имтиханы бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләгән укытучылар туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашу узды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Бу очрашуда 35нче лицейның 11нче сыйныф укучысы Сәмирә Сәгыйтова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Яруллина катнашты.

«Очрашу түгәрәк өстәл артында, бик җылы мөгаләмәдә узды. Имтихан бирүче укучылар һәм имтиханга әзерләүче укытучылар Марат Әхмәтовтан Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100