Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың 14нче лицей-интернаты 30 еллыгын билгеләп үтте
Түбән Камада 24нче лицей-интернат 30 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыйга хөрмәтенә Халык иҗаты йортында бәйрәм концерты узды. Фойеда 24нче лицей-интернат тормышына багышланган күргәзмә әзерләнгән иде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Сезне шундый искиткеч бәйрәм – лицей юбилее белән котларга телим. Бу белем бирү учреждениесе Түбән Кама муниципаль районында үрнәк лидерларның берсе булып тора. Бу укучыларның һәм чыгарылыш укучыларының бердәмлеге аркасында, алар бүген дә лицей тормышында бик актив катнаша. Сезгә уңышлар телим», – диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.
Сәхнәдә лицей-интернатның иң яхшы хезмәткәрләрен күкрәк билгесе, мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Тантаналы чарада лицей тарихын һәм аның чыгарылыш укучыларының казанышларын искә төшерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз