news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманы әйләнеп узу юлының икенче этабында асфальтобетон җәю төгәлләнде

Түбән Каманы әйләнеп узу юлының икенче этабында асфальтобетон җәю төгәлләнде
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлының икенче этабында асфальтобетон җәю эшләрен төгәлләделәр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Төп төзелеш эшләре Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган 26-55 км участокта башкарылган. Әлеге этапта төзелешкә юлчылар 2022 елның гыйнварында керештеләр.

Хәзер белгечләргә автомобиль юлын төзекләндерү — электр яктырту линияләрен, барьер киртәләрен, юл билгеләрен, тавыштан саклаучы экраннарны һәм кыргый хайваннардан саклаучы киртәләрне төзеп бетерәсе калган.

Искәртик, урап узу юлы төзелешен 2024 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100