Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камага Украина БПЛАлары һөҗүм иткәннән соң хастаханәгә эләгүчеләр саны артты
Түбән Камага Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очучы аппаратлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә зыян күргән һәм хастаханәгә китерелгән пациентлар саны артты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ике кешене амбулатор күзәтүдән стационар күзәтүгә күчергәннәр.
Элегрәк Түбән Камага дошман БПЛАлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә 25 кеше хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр ителгән иде.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстанда Түбән Камага Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә һәм һәлак булучыларның гаиләләренә түләүләр күчерә башладылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз