Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камага Казан һәм Чаллыдан медицина бригадалары җибәрелде
Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң Казаннан һәм Чаллыдан 6 мультидисциплинар бригада җибәрелде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
«Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән мультидисциплинар бригадалар җибәрелде. Ашыгыч ярдәм хезмәте эше Чаллыдан 5 бригада һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригадасы белән көчәйтелде», – дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Түбән Кама район медицина хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз