Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кеше һәлак булган
Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында 2 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Түбән Кама иртән дошман БПЛА һөҗүменә дучар булды. Һөҗүм нәтиҗәсендә сәнәгать объектлары да, гражданлык объектлары да зыян күргән. Бер предприятиедә янгын чыккан, аны сүндерәләр, җитештерү процессы туктатылмаган.
«Кызганыч, һөҗүм астына иртән өйләрендә йоклап яткан тыныч халык эләгә. Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Бер пилотсыз очкыч агачка эләккән һәм бәрелү аркасында янәшәдә торган автомобильгә зыян китергән. Анда 4 яшь кеше булган. Икесе һәлак булган, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Гражданнар һәм сәнәгать объектларында зыян күрүчеләр – 12. Аларның хәле табиблар күзәтүендә», - дип сөйләде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юл тотты. Республика Рәисе кыска вакыт эчендә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне йөкләде. Зарарланган фатирларда яшәүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру оештырырга кирәк була. Һава шартларын исәпкә алып, оператив рәвештә тәрәзәләрне пыялалап куярга кирәк булачак.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һөҗүмгә дучар ителгән барлык объектларда булды, шәһәр хезмәтләре нәтиҗәләрне бетерү буенча эш алып бара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз