news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркемен озаттылар

Түбән Камадан хәрби хезмәткә чакырылучыларның беренче төркеме Россия Кораллы Көчләренә сроклы хезмәткә китте. Бу хакта Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, яңа хәрбиләр милли гвардия гаскәрләрендә, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, Һава-десант гаскәрләрендә һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучылар эчке округларда хезмәт узачак һәм махсус хәрби операциядә катнашмаячак.

Түбән Камадан яңа хәрбиләр белән автобус Казанга китте. Анда алар кабат медицина комиссиясен узачаклар, шуннан соң аларны хәрби частьларга озатачаклар.

Материал Александр Халин катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot