Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камадан махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин исеменә хәрбиләрдән хат килгән, алар хезмәт шартларын яхшырту өчен кирәкле әйберләр турында сорап язган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Без кирәкле материалларны битараф булмаган түбәнкамалылар белән бергә тиз арада җыйдык. Ярдәм составына фольгалы изолоннар, блиндажлар төзү өчен материаллар, целлофан, рабица челтәре, генераторлар, алар өчен майлар һәм чылбырлы пычкылар керде», – дип уртаклашты гуманитар ярдәм формалаштыру буенча координатор Николай Колосов.
Барлык кирәкле әйберләр дә хәрби частька җибәрелде, һәм хәрбиләр аларны уңайлырак шартлар тудыру өчен куллана ала. «Мондый ярдәмгә ихтыяҗ бар, егетләребез дә үзләренә кирәкле әйберләргә заказ бирүләренә һәм оператив рәвештә җибәрүләренә шат булачак. Бу, һичшиксез, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк һәм Җиңүне тизләтер дип ышанам», – дип өстәде Николай Колосов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз