news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына УАЗ машинасы җибәрделәр

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына УАЗ машинасы җибәрделәр
Фото: https://tat.e-nkama.ru

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына УАЗ СГР машинасы җибәрделәр. Ул фронтта медицина автомобиле буларак кулланылачак. Әлеге УАЗ машинасы яралыларны транспортлау һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен алгы сызыкка китәчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты Түбән Кама телерадиокомпаниясенә сылтама белән хәбәр итә.

Шәһәр кешеләреннән автомобиль белән бергә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм дә җибәрелә. Кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр боларның барысын да алгы сызыкка алып барачак. Алар сәфәр алдыннан якыннары белән аралашырга да өлгерде.

«Мин санитар булып эшлим. Машина безгә зур ярдәм булды. Яраланганнарның исән-имин өйләренә кайтуын телибез», - диде «Бек» кушаматлы хәрби.

«Минем «Ролекс» автокомплексы директорына зур рәхмәт әйтәсем килә. «Гуманитарка Татарстан. Түбән Кама» волонтерлык хәрәкәтенә дә зур рәхмәт. Алар һәрвакыт безгә ярдәм итә, алар белән җиңел. Җиңү безнең якта булачак», - диде «Юлий» кушаматлы солдат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100