Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына киемнәр һәм йокы капчыклары җибәрде
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен гуманитар йөк – кием-салым йокы капчыклары, тепловизор җибәрелде.
Хәрбиләр өчен гуманитар йөкне актив шәһәрлеләр җыйды. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның социаль челтәрдәге сәхифәсенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр итте.
«Активистлар гуманитар ярдәмне ташуда ярдәм итүне үтенде. Түбәнкамалылар, башка россиялеләр кебек үк, патриотлык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтте. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез!» – дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз