Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән ике фура җибәрелде
Түбән Кама махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде. Шәһәр волонтерлык хәрәкәтләре һәм Түбән Кама районы хакимиятенең уртак тырышлыгы белән 45 тонна тиешле йөк җыеп җибәрүгә әзерләнде.
Бу юлы Луганск, Старобельск, Донецк һәм Запорожьега медикаментлар белән ике фура һәм бер «Газель» җибәрделәр. Түбән Камалылар хәрбиләргә блиндажлар төзү өчен төзелеш материаллары, автомобиль шиннары, генераторлар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләр тапшырдылар.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашучы барлык волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Без сугышчыларның гаиләләре белән очрашабыз, һәм алар безгә ярдәм өчен рәхмәт белдерә. Ярдәм җыючы, йөкләүче һәм җибәрүчеләргә рәхмәт. Барысына да сабырлык һәм көч телибез!» – дип билгеләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз