news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына 56 тартма гуманитар йөк җибәрелде

Түбән Камадан 430нчы мотоукчылар полкының ротасына гуманитар ярдәм җибәрделәр. Исемлеккә барлык кирәкле әйберләр кертелгән — бу дарулар, көрәкләр, маскировкалау челтәрләре һ.б. Йөкне бөтен шәһәр белән җыялар — бу битараф булмаган түбәнкамалылар, мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, шулай ук социаль челтәрләрдәге төркем администраторлары. Барлыгы төрле товарлар белән 56 тартма җыелган. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

«Бүген без полк егетләренә гомуми зурлыгы 180 квадрат метр тәшкил иткән 10 маскировкалау челтәре тапшырдык. Аларны битараф булмаган гражданнар, мәктәп укучылары, безнең шәһәр студентлары үрә. Хәрбиләр үзләре килеп, челтәрләрне алып китә, алар белән техниканы, окопларны ничек каплаулары турында сөйлиләр», — ди «Гаилә» үзәге директоры Дарья Хуҗина.

Ә менә Тхбән Камада яшәүче Сергей Харченко хәрбиләргә гитара җибәрергә булган.

«Безнең төркемдә 1800 дән артык кеше исәпләнә. Бу әйберләр төркем һәм шәһәребезнең битараф булмаган кешеләре ярдәмендә җыелды. Әйберләрне Химиклар проспекты, 72б адресы буенча җыябыз. Хәрбиләргә тизрәк өйләренә кайтуларын телибез», — ди «Гуманитарка Татарстан-1» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.

Берничә көннән йөк Донецк Халык Республикасына килеп җитә.

news_right_1
news_right_2
news_bot