Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына 22 тонна ярдәм җибәргәннәр
Түбән Камадан махсус операция зонасына 22 тонна шефлык ярдәме җибәрелгән. Хәрбиләр исемле посылкалар, җылы кием, медикамент, төзелеш материалы, хәзер алгы сызыкта бик кирәкле техника - мотоцикл һәм ике «УАЗик» алачак.
«Ярдәм кирәк. Кеше үзе өчен борчылуларын сизгәндә, бу бик ярдәм итә. Җиңү безнең кулда булачак. Әйдәгез, егетләр. Без сезнең белән», — дип белдерде волонтер Ришат Солтанов.
Бу сүзләрне һәр посылкада укып була. Аларны бөтен Түбән Кама районы белән җыйганнар.
«Даими ярдәм итәргә кирәк. Бөтен фронт буенча төзелеш материалларына ихтыяҗ бар. Элегрәк тә ташыдык, хәзер яңа позицияләргә кирәк. Фронт хәрәкәттә. Төзелеш материаллары белән даими ярдәм итәргә кирәк», - дип сөйләде Донбасс Иреклеләр берлеге урынбасары Олег Еипов.
Ярдәм 21нче бүлекчәгә китереләчәк. Ул фронт сызыгына «Хәрби туганлык» һәм Донбасс Иреклеләр берлеге волонтерлары озатуында китте.
2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Материал Надежда Баһаветдинова ярдәмендә әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз