Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан махсус операция хәрбиләренә 20 тоннадан артык ярдәм җибәрделәр
Түбән Камадан махсус хәрби операция катнашучыларына 20 тоннадан артык ярдәм җибәрделәр. Йөк төялгән фуралар Курскидан Херсонга кадәр берничә ноктага юл тотачак.
Машиналарга исемле посылкалар, төзелеш материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр һәм тәгәрмәчләр, маскировка челтәрләре, эвакуация арбалары, көнкүреш әйберләре төялгән. Моннан тыш, хәрбиләргә «УАЗ» машинасы, мотоцикл һәм алгы сызыкта аеруча кирәк булган генераторлар алып килеп тапшырылачак.
Ярдәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә җыелган. Процесска эшмәкәрләр, волонтерлар, хәрбиләрнең туганнары һәм Түбән Каманың битараф булмаган халкы кушылган.
«Игелекле эштә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт! Безнең ярдәм хәрбиләребезгә хезмәттә генә булышып калмый, аларга көч һәм үз-үзенә ышаныч та өсти!» - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев.
Фото: © ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз