Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан Лисичанскка төзелеш материаллары җибәрелде
Түбән Камадан чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр. Төзелеш материаллары, җылыткычлар Лисичансктагы торак фондын капиталь ремонтлау һәм торгызу өчен кирәк.
Хәзерге вакытта анда Татарстан һәм Түбән Кама белгечләрен җәлеп итеп, киң колачлы торгызу эшләре алып барыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, шәһәр һәм районның битараф булмаган халкы, эшмәкәрләр, предприятие һәм сәяси партия вәкилләре азык-төлек, медикаментлар һәм җылы кием җыйды. Машинадагы йөкнең гомуми авырлыгы 5 тоннадан артык.
«Бу безнең Лисичанск дусларыбызга соңгы ярдәмебез түгел. Без алга таба да аларга ярдәм итүләрне дәвам итәчәкбез һәм бүген аларга гуманитар ярдәм җибәрәбез», – диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников.
Гуманитар ярдәмне әзерләүдә һәм җибәрүдә актив катнашканы өчен, «Татнефтехиммонтаж «Идарә компаниясе» җитәкчесе Сергей Зотовка Түбән Кама муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз