news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җибәрелде

Түбән Камадан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җибәрелде
Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камадан гуманитар йөкнең чираттагы партиясе Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрелде. Анда балалар ризыгы, киемнәр, аяк киемнәре, юрганнар һәм мохтаҗларга бүген кирәк булган барлык әйберләр бар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Йөкне башта «Бердәм Россия»нең Казандагы төбәк складына, ә аннары адресатларга илтәчәк.

Чираттагы гуманитар ярдәм җыюны партиянең Түбән Кама җирле бүлеге оештырды. Түбәнкамалылар җәмәгать кабул итү бүлмәсенә әйберләр һәм азык-төлек алып килделәр.

«Безнең эшнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - хәйриячелек. Без гуманитар ярдәм күрсәтү белән даими шөгыльләнәбез. Безнең белән бергә игелекле һәм кирәкле эшләр башкаручыларга рәхмәт», – диде башкарма секретарь Лариса Михайлова.

Ул шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен искә төшерде. Аз керемле гаиләләрнең балаларына, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларының мәктәп укучыларына кирәкле булган букчалар, әсбаплар һәм башка кирәк-яраклар Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул ителә. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр, 8:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot