Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан Донбасска тонна ярым гуманитар ярдәм җибәрелгән
Түбән Кама халкы Донбассның тыныч халкы өчен тонна ярым гуманитар ярдәм җыеп җибәргән. Бу Химиклар урамы, 72б шәһәр җыю пунктында формалаштырылган йөкнең икенче партиясе.
Йөк составына азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм аяк киемнәре, балалар һәм инвалид коляскалары, чана һәм башка кирәкле әйберләр кергән. Ярдәм җыюны шәһәр халкы оештырган, ә сортларга аеру, комплектацияләү һәм төяү белән волонтерлар шөгыльләнә. Эшкә даими рәвештә мәктәп укучылары һәм студентлар кушыла.
«Түбән Каманың барлык битараф булмаган халкы җыйды, моның өчен без бик рәхмәтле. Биредә шәхси гигиена чаралары да, кием-салым да, аяк киемнәре дә, азык-төлек тә, балалар коляскалары да, инвалид коляскалары да, чаналар да һәм башка бик күп нәрсәләр бар», - дип сөйләде «Добрые сердца» волонтерлар төркеме җитәкчесе Лариса Орлова.
Ярдәмнең икенче партиясен төяүгә 11нче һәм 9нчы мәктәп укучылары да кушылды. Мәктәп укучылары инде җыю пункты эшендә беренче тапкыр гына катнашмыйлар: берәүләр тартмаларны складтан күчерәләр, икенчеләре йөкне мөмкин кадәр җыйнак урнаштырырга тырышып, аларны автомобиль кузовына урнаштыралар.
Химиклар урамы, 72б йортындагы җыю пункты эшен дәвам итә. Түбән Кама халкы көн саен анда җибәрү өчен кирәкле әйберләрне алып килә ала.
Материал Вера Моратова катнашында әзерләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз