Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан алгы сызыкка 22 тонна гуманитар йөк озаттылар
Чираттагы гуманитар конвой Түбән Камадан махсус операция зонасына китте. Йөкнең гомуми авырлыгы - 22 тонна. Анда мотоцикл, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, дарулар, техника һәм башка кирәкле әйберләр кергән. Боларның барысын да түбәнкамалылар хезмәт итә торган бүлекчәләргә илтәчәкләр.
Гуманитар ярдәмне район халкы, эшмәкәрләр, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары җыйган. «Битараф булмаган барлык кешегә рәхмәт!» - диде активистларга башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев.
Түбән Кама районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла. Муниципалитет хакимияте хәбәр иткәнчә, хәзер ярдәм күләмен арттыру юнәлешендә эшлиләр.

Гуманитар ярдәм җыю буенча үзәк пунктка сәфәр вакытында хакимият вәкилләре волонтерлар белән аралашты, хәрбиләрнең агымдагы ихтыяҗлары турында фикер алыштылар.
«Безнең егетләргә күпсанлы техника һәм төзелеш материаллары кирәк. Район хакимияте бу мәсьәлә белән һичшиксез шөгыльләнәчәк, һәм без кече, урта бизнес вәкилләре дә моңа битараф калмас дип ышанабыз», - дип билгеләп үттеләр очрашу барышында.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Татарстанның Түбән Кама районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз