news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан 4 яшьлек сноубордчы кыз Эльбрус тавын яулаган

Түбән Камада яшәүче дүрт яшьлек сноубордчы Зара Иванова 4800 метр биеклектәге Эльбрус тавын яулаган. Кызның әтисе видеоязма белән социаль челтәрләрдә уртаклашты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр Зара Иванова Домбайда (Карачай-Черкес) 3200 метр биеклекне һәм Роза Пик урынында (Краснодар крае) 2300 метр биеклекне яулаган булган.

Моңа кадәр НТР 24 кызның мавыгуы турында сөйләгән иде инде. 2022 елның октябрендә социаль челтәрләрдә Зараның яңгыр суыннан җыелган күлләвек буйлап вейкбордта шуу видеосы таралды. Ул вакытта кайбер кулланучылар, баланың машина юлында булып, үзен куркыныч астына куюына ризасызлык белдергән иде. Ләкин кызның әтисе барлык иминлек техникасы үтәлгәнен аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot