Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадагы күпкатлы йортка һөҗүм иткән дрон снаряды эшләмәгән
Түбән Камадагы күпкатлы йортка һөҗүм иткән БПЛАның снаряды эшләмәгән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Бүген ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкыч һөҗүм иткән йортны карады.
«Бәхетле очраклылык белән пилотсыз очкыч күтәреп барган снаряд эшләмәгән. Йортта яшәүчеләрнең барысы да оператив рәвештә эвакуацияләнгә», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аларга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр. Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, һәлакәт урынында саперлар эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз