news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы Колмакчы авылында үтәчәк «Каз өмәсе» этнофестивале хедлайнерлары билгеле

Түбән Камадагы Колмакчы авылында үтәчәк «Каз өмәсе» этнофестивале хедлайнерлары билгеле
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

22 ноябрьдә Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивалендә булачак хедлайнер җырчыларны атадылар. Аларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә фестивальне оештыручы, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлназ Арсланова санап узды.

«Төп сәхнә үз эшен 13.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк. Прологны Түбән Каманың данлыклы «Нардуган» һәм җыр ансамбле әзерли. Театральләштерелгән күренеш Каз өмәсенә багышланачак. Аннары бүгенге көндә шушы авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең гаиләләренә һәр елдагычы каз бүләк ителәчәк. Хейдланерларыбыз – татар милләте данын күтәрүче Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов һәм Җәвит Шакиров булачак. Алар безнең этнофестивальнең мәртәбәле кунаклары, сәхнәбезнең бизәкләре», – дип сөйләде ул.

Шулай ук ул бәйрәмдә Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Сөмбел Билалова, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар чыгыш ясаячагын әйтеп узды.

Оештыручылар билгеләвенчә, фестиваль кысаларында гына түгел, ә болай да каз өмәсе оештыручылар күп. Колмакчыда ел саен 150ләп каз үстерүләре хакында әйттеләр.

  • «Каз өмәсе» этнофесты барышында 15 иҗади локация эше оештырылачак. Фестивальнең нигезенә традицион рәвештә көз азагында уза торган «Каз өмәсе» татар бәйрәме традицияләре һәм йолалары керәчәк.
news_right_1
news_right_2
news_bot