Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадагы «Каз өмәсе»ндә Рөстәм Ямалиев: Яшьләр күбрәк катнаштырылсын иде
Түбән Каманың Колмакчы авылында узган «Каз өмәсе» этнофестивалендә мәртәбәле кунаклар да булды. Үзе дә тумышы белән Түбән Кама ягыннан булган Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев милли гореф-гадәтләрне саклап калуның мөһимлеген һәм яшьләрне мондый чараларга күбрәк җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.
«Безнең илдә хәзер бераз мәшәкатьлерәк һәм катлаулырак вакытлар. Бүген монда безнең татарлар гына түгел, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм керәшеннәр дә җыелды. Бернигә карамастан бөтен милләт вәкилләре дус-тату булып, бергәләп җыелып бәйрәм итәләр. Минем сезгә әйтәсем килә, без шулай ук Мәскәүдә дә каз өмәсе үткәрәбез. Чын-чынлап бөтен татарларны берләштерә торган бәйрәм! Ләкин тәнкыйди фикерем дә бар: яшьләр күбрәк катнаштырылсын иде. Якын-тирәдәге мәктәпләрдән укучыларны күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бар. Хәтта балалар бакчаларыннан да балаларны чакыру мөмкин бит», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чара Елантау җирлегенә караган Колмакчыда үткәрелде һәм бу җәһәттән авыл советы башлыгы Владимир Лебедев та фикерләрен белдерде.
«Колмакчы авылы халкы безнең борынгы традицияләребезне саклап яши. Моның өчен аларга бик зур рәхмәтләрне белдерәсем килә. Аннары этнофестивальне оештыручыларның тырышлыгын һәм иганәчеләрнең булдыклыгын да әйтмичә булмый. Бәйрәм котлы булсын», – диде ул.

Чараны «Һәвәскәр әдәби берләшмәләр үзәге» автоном комерцияле булмаган оешмасы, «Түбән Кама җәүһәрләре» иҗтимагый оешмасы һәм үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе системасы оештырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз